“Яңа Гасыр” ТРК” медиа-холдингы карамагында эшләүче “Яңа Гасыр” радиостанциясе 2002нче елның 26нчы августында беренче тапкыр эфирга чыга. Татарстанның Дәүләт телләрендәге программалары булган әлеге радио 10 ел буе актив рәвештә үсеп, FM-диапазонында республиканың 100%ка якын өлешенә таралу мөмкинлеген булдырган бердәнбер радиостанция. Кызыклы тапшырулар, тыңлаучы өчен күптөрле акцияләр, татар эстрадасының “алтын хитлары” – боларның һәркайсы радионы популярлаштыруга зур өлеш кертә.
2015нче елның февралендә Аналитик тикшеренү һәм тирәнтен өйрәнү үзәге (ЦАИР) үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, “Болгар радиосы” Татарстандагы 22 җирле һәм федераль радиостанцияләр исемлегендә беренчелекне яулый.