RUTUBE
Добавить
Уведомления
  • Главная
  • RUTUBE для блогеров
  • Каталог
  • Популярное
  • В топе
  • Shorts
  • ТВ онлайн
  • Трансляции
  • Моё
  • Фильмы
  • День семьи
  • RUTUBE x PREMIER
  • Сезон контента 2.0

Войдите, чтобы подписываться на каналы, комментировать видео и оставлять реакции


  • Подписки
  • История просмотра
  • Плейлисты
  • Смотреть позже
  • Комментарии

  • Авто
  • Анимация
  • Блогеры
  • Видеоигры
  • Детям
  • Еда
  • Интервью
  • Команда R
  • Культура
  • Лайфхаки
  • Музыка
  • Новости и СМИ
  • Обучение
  • Оriginals
  • Подкасты
  • Путешествия
  • Радио
  • Разговоры о важном
  • Сельское хозяйство
  • Сериалы
  • Спорт
  • Телешоу
  • Фонды помощи
  • Футбол
  • Юмор
Телеканалы
  • Иконка канала Первый канал
    Первый канал
  • Иконка канала Россия 1
    Россия 1
  • Иконка канала МАТЧ
    МАТЧ
  • Иконка канала НТВ
    НТВ
  • Иконка канала Пятый канал
    Пятый канал
  • Иконка канала Телеканал Культура
    Телеканал Культура
  • Иконка канала Россия 24
    Россия 24
  • Иконка канала ТВЦ
    ТВЦ
  • Иконка канала РЕН ТВ
    РЕН ТВ
  • Иконка канала СПАС
    СПАС
  • Иконка канала СТС
    СТС
  • Иконка канала Домашний
    Домашний
  • Иконка канала ТВ-3
    ТВ-3
  • Иконка канала Пятница
    Пятница
  • Иконка канала Звезда
    Звезда
  • Иконка канала МИР ТВ
    МИР ТВ
  • Иконка канала ТНТ
    ТНТ
  • Иконка канала МУЗ-ТВ
    МУЗ-ТВ
  • Иконка канала ЧЕ
    ЧЕ
  • Иконка канала Канал «Ю»
    Канал «Ю»
  • Иконка канала 2х2
    2х2
  • Иконка канала Кухня
    Кухня
  • Иконка канала viju
    viju


RUTUBE всегда с вами
Больше от RUTUBE
  • SMART TV
  • RUTUBE Детям
  • RUTUBE Спорт
  • RUTUBE Новости
RUTUBE в других соцсетях

  • Вопросы и ответы
  • Сообщить о проблеме
  • Написать в поддержку
  • О RUTUBE
  • Направления деятельности
  • Пользовательское соглашение
  • Конфиденциальность
  • Правовая информация
  • Рекомендательная система
  • Фирменный стиль

© 2025, RUTUBE

Кайбычта гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр

8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район үзәгендәге кафеда тантана узды. Гаилә коруларына быел 50, 55, 60,65 ел тулган парларны мул табыннар артында кафеда хөрмәтләделәр. Изге теләкләрен юллап, аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде. Бу гаилә юбилярларыннан бик күпкә яшь булган парлар — Борындыктан Зөбәрҗәт һәм Рафаэл Хәйбуллиннар, Олы Кайбычтан Айгөл һәм Рифат Хәйретдиновлар гаиләләре дә тантананың хөрмәтле кунаклары булды. Хәйбуллиннар гаиләсе «Без тарихта эзлебез» республика бәйгесенең район турында җиңү яулады, зона этабында да аларга тиңнәр булмады. Хәйретдиновлар да — Кайбычның яшь һәм матур гаиләләренең берсе. Алар «Нечкәбил» дип исемләнгән ана матурлыгы һәм гаилә конкурсының зона турында җиңү яулады. Бәйгенең сентябрь аенда Казанда узачак ярымфиналына чакыру алдылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ике гаиләгә дә истәлекле бүләк тапшырып, рәхмәтен җиткерде. Алып баручылар — район мәдәният йорты хезмәткәре Светлана Зиядиева һәм «Алдынгылар» хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Елена Краснова һәр парның кавышу тарихы һәм тормыш юлы белән таныштырды. Аларның гомер йомгагы әкрен генә сүтелә барды, матур мизгелләр презентациядәге фотоларда чагылды. Әтиле-уллы Ирек һәм Илһам Галиевлар, ЗАГС бүлеге начальнигы Зилә Сөнгатуллина матур җырларын бүләк итте. Гаҗәеп ямьле, ихлас, җылы бер бәйрәм булды ул. Кунаклар ныклы гаилә кору, озак еллар шулай бергә яши алуның серен чиште. Алар танышу тарихы, кавышу, балалар үстерүләре турында да сөйләде. Мул табыннар артында, җыр-моң, уен көлке белән үткән бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Юбиляр парларның барысына да район башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Иконка канала РГ "Кайбыч таннары"  ("Кайбицкие зори")
РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
5 подписчиков
12+
3 просмотра
14 часов назад
8 июля 2025 г.
ПожаловатьсяНарушение авторских прав

8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район үзәгендәге кафеда тантана узды. Гаилә коруларына быел 50, 55, 60,65 ел тулган парларны мул табыннар артында кафеда хөрмәтләделәр. Изге теләкләрен юллап, аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде. Бу гаилә юбилярларыннан бик күпкә яшь булган парлар — Борындыктан Зөбәрҗәт һәм Рафаэл Хәйбуллиннар, Олы Кайбычтан Айгөл һәм Рифат Хәйретдиновлар гаиләләре дә тантананың хөрмәтле кунаклары булды. Хәйбуллиннар гаиләсе «Без тарихта эзлебез» республика бәйгесенең район турында җиңү яулады, зона этабында да аларга тиңнәр булмады. Хәйретдиновлар да — Кайбычның яшь һәм матур гаиләләренең берсе. Алар «Нечкәбил» дип исемләнгән ана матурлыгы һәм гаилә конкурсының зона турында җиңү яулады. Бәйгенең сентябрь аенда Казанда узачак ярымфиналына чакыру алдылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ике гаиләгә дә истәлекле бүләк тапшырып, рәхмәтен җиткерде. Алып баручылар — район мәдәният йорты хезмәткәре Светлана Зиядиева һәм «Алдынгылар» хәрәкәтенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Елена Краснова һәр парның кавышу тарихы һәм тормыш юлы белән таныштырды. Аларның гомер йомгагы әкрен генә сүтелә барды, матур мизгелләр презентациядәге фотоларда чагылды. Әтиле-уллы Ирек һәм Илһам Галиевлар, ЗАГС бүлеге начальнигы Зилә Сөнгатуллина матур җырларын бүләк итте. Гаҗәеп ямьле, ихлас, җылы бер бәйрәм булды ул. Кунаклар ныклы гаилә кору, озак еллар шулай бергә яши алуның серен чиште. Алар танышу тарихы, кавышу, балалар үстерүләре турында да сөйләде. Мул табыннар артында, җыр-моң, уен көлке белән үткән бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Юбиляр парларның барысына да район башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.

, чтобы оставлять комментарии