Добавить
Уведомления

«Минем мәктәп» бәйгесе Кушлавыч мәктәбе

Без – Тукай якташлары! Габдулла Тукай! Бу бөек шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше бармы икән?! Юктыр. Ә бит сөекле шагыйребез безнең авылда туган! Без йөргән сукмакларда тәүге адымнарын атлаган. Авылыбызның чишмәсеннән су эчкән. Без аның «Су анасы»н өйрәнеп, «Туган тел»ен җырлап, кечкенәдән тормыш юлы белән танышып үсәбез. Мәктәбебездә «Яшь талантлар» дип исемләнгән театр түгәрәге эшли. Анда Тукай абыебызның әсәрләрен сәхнәләштерәбез. Район, республика бәйгеләрендә катнашабыз. Авылыбызда Тукаевларның музей-йорты бар. Безнең мәктәп музей белән тыгыз элемтәдә тора. Без Габдулла Тукаебыз белән чиксез горурланабыз. Сезне дә Кушлавыч авылында кунакка көтеп калабыз!

Иконка канала ТАТМЕДИА JUNIOR
244 подписчика
12+
11 просмотров
3 года назад
21 марта 2022 г.

, чтобы оставлять комментарии